Бакчагыз кышка әзерме?

12 октября 2022 г., среда

Агачлардан коелган яфракларны нишләтергә, дигән урынлы сорау туа. Кемдер җыеп яндырып, көлен бакчага сибә, кайберәүләр компост чокырына яки капчыкларга тутырып, черетергә куя. Җылы түтәлләр ясаганда куллану да отышлы. Гөмбәчекләр белән чирләгән яфракларны яндыру яки тирән итеп күмеп, өсләренә известь сибеп зарасызландыру отышлы. Яфрагы коелгач, алмагачларны 3%лы бордос сыекчасы белән баштанаяк коендырмыйча булмас. Ә чирләмәгәннәрен профилактика йөзеннән 1%лы эремә белән эшкәртергә туры киләчәк. Яз көне бу эшләрне кабаттан башкарасы булыр.

Барлык куакчыкларны, агачларны күздән кичереп, сынган, корыган, эчкә таба карап үскән, зәгыйфь, чирле ботакларын кисеп алып яндыру хәерле гамәл. Куакларны орчык кебек итеп җыеп бәйләп калдырсак, кар астында аларның ботаклары каерылып сынмас. Яшь агачларның кәүсәләрен капчык материалына, тольгә яки махсус челтәргә, камышка, ылыслы агач ботагына төреп бәйләп калдырсак, аларны куяннар, тычканнар кимермәс. 

Бакчадагы барлык агачларның кәүсәләрен, скелет ботакларын сүндерелгән известь, акшар эремәсе яки кибеттә сатылучы “Бакча буявы” белән нәкъ менә кышка керер алдыннан агартып калдыру мөһим. Моның алдыннан аларны ябышып үскән мүкләрдән, купшынган калдыкларыннан чистартып, ярылган урыннарын бакча балавызы һәм бакыр купоросы катыш кызыл балчык белән сылап кую кирәк.

Бу март аенда көндезге һәм төнге температура аермасы бик зур булганда, агачларның кайрысы чатнап ярылмасын, көчле яз кояшы астында кәүсәнең камбий катламы пешмәсен өчен үткәрелүче бик кирәкле гамәл. Кышка әзерлек җәһәтеннән, күпьеллык чәчәкләрнең сабаклары кыскартып киселә, төпләре йомшартыла, махсус ашлама кертеп, күп итеп су сибелә, черемә, корыган яфраклар өеп калдырыла. Розаларны кышка этаплап әзерлибез. 4-5 градуслы салкыннар төшмичә, аларны тулысынча томаларга ярамый, юкса, сабаклары гөмбәләп, үсентеләр эштән чыгачак. 

Теплицаларда күкерт шашкасы яндырып, берничә көн ишек- тәрәзәләрен ябып торгач, корылманы әйбәтләп юып, киптереп калдырабыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International