Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча сырганакны (облепиха) “җимешләр патшабикәсе” дияргә мөмкин, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар. Яфракларын юарга, киптерергә һәм чәй ясап эчәргә була, төсе дә яхшы чыга.
ВИТАМИНЛЫ КАЙНАТМА
2 кг сырганак, 3 кг шикәр комы.
Җимешләрне сабакларыннан һәм яфракларыннан чистартырга, аннан соң салкын суга салып куярга. Әзер сырганак җимешләрен блендер белән вакларга һәм вак иләктән чыгарырга.
Бу массага шикәр комы салырга һәм яхшылап болгатырга. Кайнатманы банкаларга тутырырга һәм салкын урында яки суыткычта сакларга.
СЫРГАНАКТАН ДЖЕМ
1 кг сырганак, шикәр комы, 200 мл су.
Җимешләрне юарга һәм саркытырга. Ширбәт кайнатырга, болгатып торырга, шикәр комы эреп беткәч, әзер җимешләрне салырга. Сырганак йомшарганчы кайнатырга. Аннары җимешләрне иләк аша үткәрергә һәм янә ширбәткә салырга, сүрән утта 30 минут кайнатырга. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.