Бүген иң татлы, иң баллы бәйрәм билгеләп үтелә

14 октября 2022 г., пятница

14 октябрь барлык бәйрәмнәр арасындагы иң татлы, иң баллы, иң тәмле бәйрәм – Чәк-чәк көне билгеләп үтелә. Кояш һәм кунакчыллык символына әйләнгән табыныбыз күркен бөтен дөнья буйлап кем генә белми дә, кем генә яратмый.

Риваять буенча, кайчандыр Болгар ханы үз балаларының туена моңарчы бер дә кеше татып карамаган тәм-том бүләк итәргә тели. Ханның тәлапләре дә була: ул җиңел әзерләнергә, озак сакланырга һәм бәйрәм табынын бизәргә тиеш. Шулай ук ул бу сый алга таба Болгар ханлыгы символына әйләнергә тиеш була.

Хан бик күп ризыклар татып карый, әмма барлык тәлапләргә бер көтүче хатыны пешергән тәм-том гына туры килә: ул аны бал, йомырка һәм оннан ясаган була. Сый үзе җиңел, үзе искиткеч тәмле тоела ханга.

Бүген дә табын күрке булган чәк-чәк әнә шул заманнардан килеп җиткән безгә. Чәк-чәкнең камыр кисәкләре, гаилә әгъзалары һәм туганнар кебек, бал белән бер-берсенә яхшылап беркетелгән, хәзер гади тоелган сый — туганлык, бердәмлек символы.

Чәк-чәк ни өчен «чәк-чәк»?

Казандагы чәк-чәк музееның креатив директоры бу татлы ризыкка нәкъ менә «чәк-чәк» исеме бирелүне болайрак аңлата:

Музей кунаклары белән еш кына баш ватабыз: кемдер чәк-чәкнең телне йотарлык тәмле булуына сылтый, кайберәүләр исемне камыр кискәндә чыккан тавышка охшатып биргәннәр, ди. Янәсе, чәк-чәкне авызны чәпелдәтми генә ашарга мөмкин түгел, шул чәпелдәү тавышыннан «чәп-чәп», аннан «чәк-чәк» килеп чыккан. Монысы — бер фикер. Икенчеләр такта куна өстендә «биегән» пычак шундый тавыш чыгара, ди.

Шуңа күрә әлегә исеменең килеп чыгу тарихы һәм мәгънәсе табылмаган, тик борынгы болгарларның ислам кабул ителгәнче башка дин — тенгрианлык булганлыгы билгеле, алар «Чак-чак» хатын-кызлар рухына ышанганнар. Риваять буенча, ул иртәнге чык тамчыларыннан ясалган һәм болгарларга «чага» булган, өй иминлеге рухына ия булган. Чәк-чәк кебек йола ризыгы шуңа рәвешле дә пәйда булырга мөмкин.

Файда һәм зыяны

Чәк-чәкнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы составында табигый бал булуга бәйле. Ә ул, үз чиратында, бактерияләргә, вируска каршы көрәш чарасы булып тора, иммунитетны ныгыта. Нәкъ менә умарта балы еш кына тән җәрәхәтләре һәм пешүләрне дәвалау өчен кулланыла.

Ләкин чәк-чәк — югары калорияле ризык. Диабеттан җәфа чигүчеләргә, балга аллергияле кешеләргә сак булырга киңәш ителә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International