«Йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакыра» – баланның файдасы турында

18 октября 2022 г., вторник

Халыкта балан белән бәйле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.

Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин.

Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан хәтта ярдәм дә сорыйлар. Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпап, борчуларыңны уртаклашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә, диләр.

Киңәшләр

Ачысын ничек бетерергә?

Баланның ачысын бетерү өчен бер тәүлек туңдыргычта яисә 125 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут тотып алырга кирәк.

Ничек әзерләргә?

Желе

Чистартып юылган баланны кабыгы йомшарганчы пешереп алыгыз. Аннары ул суын түгеп, 2 стакан яңа җылы су салыгыз да тәмам йомшарганчы пешерегез. Пешкән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып болгатыгыз. Катнашманы салмак утта кабат 50 минут кайнатып, стерилизацияләнгән банкага тутырыгыз. Шул рәвешле хәзерләнгән желены салкын урында саклагыз.

Желе өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.

Кесәл

Юылган баланны суга салып пешерегез дә иләк аша үткәрегез. Аннары шул боламыкка балан пешкән су салып, кайный башлаганчы утта тотыгыз. Салкын суга салып болгатылган крахмал өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Элпә ясалмасын өчен, кайнар килеш, өстенә шикәр комы сибегез.

Кесәл өчен: 200 г баланга 80 г шикәр комы, 40 г крахмал, 0,5 л су кирәк.

Соус

Иң элек ярты стакан салкын суга крахмал салып болгатыгыз. Аннары кайнап торган суга салыгыз һәм балан согы, шикәр комы өстәп кайнатып чыгарыгыз. Балан соусы аеруча ярмалы ризыкларга кулай санала.

Соус өчен: 0,5 л балан согы, 60 г шикәр комы, 0,5 л су, 20 г крахмал кирәк.

Как ясау

Юылган баланны сөзгечкә салып, кайнап торган суда 3 минут пешекләп алыгыз да суын түгегез. Шул баланга бер стакан яңа су салып, йомшарганчы пешерегез. Пешекләнгән баланны  иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып, салмак утта куерганчы тотыгыз. Барлыкка килгән катнашманы агач тактага җәеп, җылы мичтә киптерегез.

Как өчен: 1 кг баланга 800 г шикәр комы, 1 стакан су кирәк.

Кайчан җыярга?

Баланны иртә көздә сентябрь-октябрьдә дә, көннәр суытып, җимешләре туңгач та җыялар. Туңган җимешнең әчесе кими. Шуңа күрә иртә көздә җыелган баланны 3-4 ай салкын урыңда тотарга киңәш итәләр.

Ничек дәваланырга?

Бабаларыбыз баланны ризык буларак кына түгел, дару буларак та кулланганнар. Балан кайрысын хәтта чит илләргә дә чыгарып сатканнар.

Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар. Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив матдәләр, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак дип санала.

Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау өчен кулланалар. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә. Витамин җитмәгәндә балан бер дигән дәва.

Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә. Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1-2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә.

Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8-10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк. Баланнан әзерләнгән тәм-томнар сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта. Балан — сә­ла­мәт­ле­ге­без­не саклау һәм тук­лану өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер хәзинә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International