Бүген пешекчеләр көне – матур бәйрәм, тәмле бәйрәм!

20 октября 2022 г., четверг

Әйтеп киткәнебезчә, бүген, 20 октябрь — Халыкара пешекчеләр көне.

Пешекчеләр көне – матур бәйрәм, тәмле бәйрәм! Миллионлаган пешекче-кулинарлар бүгенге көндә бар халыкны рәхәтләнеп тәмле ризыклар белән сыйлый.

Пешекче һөнәре – мәңгелек һөнәр ул, бик борынгы да әле. Тарихта тәүге рецептлар Вавилонда, Борынгы Египтта һәм Кытайда барлыкка килгән дип язылган. Кайберсе кәгазь битләрендә безнең көннәргә дә килеп җиткән, теләге булганнар бүген дә фараон яки император ашаган ризыкларны пешереп, татып карый ала.

Әлбәттә, кичләрен, өйгә кайткач һәм ялларда һәрбер хатын-кыз башына яулык урап, алъяпкычын ябып уңган пешекчегә әверелә. Ир-егетләребез арасында да ашарга пешерүчеләрне үз итүчеләр бар. Кыскасы, бик популяр, киңкырлы бәйрәм бу.

Әйтик, Балтач районында көндәлек меңәрләгән кулланучыга хезмәт күрсәтүче район җәмәгатьчелек туклану предприятиесендә менә 18 пешекче эшли, алар «Чәй йорты»нда район халкын искиткеч тәмле камыр ризыклары белән сыйлый (биредә башка төр ризыклар да бар), «Балтач» кафесында бәйрәм мәҗлесләренә мул табыннар әзерли, клиентларына кайнар аш-су тәкъдим итә.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле пешекчеләр!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International