Рашат Шәймарданов Мөслим районында Авыл хезмәтчәннәре бәйрәмендә катнашты

18 ноября 2022 г., пятница

Бүген Татарстан Республикасының Мөслим районында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәме булып узды.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе Рашат Шәймарданов хезмәтчәннәргә тәбрикләү сүзләрен җиткереп бүләкләп узды.

Бәйрәмдә шулай ук бик күп авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Дәвам итеп, бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукциядән күргәзмә дә эшләде. Кунаклар күргәзмәгә зур бәя бирде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International