Яңа ел табынына – тутырылган үрдәк!

14 декабря 2022 г., среда

Бу ризык сезнең бәйрәм табынын бизәячәк.

Әзерләү тәртибе:

1. Үрдәккә маринад (лимон согы + мандарин согы + бер кашык бал, тоз) сөртәбез һәм төнгелеккә калдырабыз.

2. Үрдәкнең эченә караҗимеш, алма телемнәре салып, тегеп куябыз.

3. Духовканы 190 градуска кадәр җылытабыз.

4. Үрдәкне махсус табага салып, 60 минутка духовкага озатабыз.

5. Духовканы сүндерәбез, әммә үрдәкне аннан алмыйбыз.

6. 25 минуттан соң үрдәкне табадан чыгарабыз, бот белән түшкә арасын пычак белән 6-8 сантимер тирәсе тирәнлектә кисәбез.

7. Үрдәккә тагын соус сылыйбыз.

8. Духовканы 160 градуска җылытабыз, үрдәкне тагын 25 минутка куеп алабыз.

9. Тәмле ризык әзер! Үрдәкнең төсе тагын бераз кызарсын өчен өстәмә рәвештә 5-10 минут тотып алырга мөмкин.

10. Шулай ук, үрдәк янына пешкән яшелчәләр тезәргә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International