Бәйрәм табынына уылдыкны ничек сайларга?

16 декабря 2022 г., пятница

Яңа ел табынына гадәттә затлы ризыклар куела. Мәсәлән, кызыл уылдык. Ләкин аның сыйфаты кайчак затсызрак булып чыга. Әйбәт кызыл уылдыкны кайдан табарга һәм ничек сайларга?

Ясалма уылдык. Кибет-базарларда, чын уылдыкка караганда, охшатып ясалганы (имитированный продукт) күбрәк сатыла. Тышкы «кыяфәт»е чынына охшаш, ә бәясе  дистәләрчә тапкыр арзан. Ләкин, белгечләр аңлатуынча, ялган продукт түгел бу. Имитацияләнгән уылдык советлар чорында ук уйлап табылган. Баштарак аны йомырка агына буяп, үсемлек мае өстәп кенә ясаганнар. Вакытлар узу белән, технологиясе камилләшкән. Ясалма уылдык тәме ягыннан, әлбәттә, чыныннан нык калыша. Барыннан да элек, бик тозлы булуы белән. Өстенлекләре дә бар анысы: калориясе азрак һәм бәясе күпкә арзанрак. Зур банкаларда сатылуы да шуңа бәйле.

Табигый уылдык. Безнең илдә кызыл уылдыкка өстенлек бирелә. Ә ул сөләйман балыклардан (лосось) алына. Балыкның бер төре генә түгел, ә тулы бер семьялыгы ул. Аңа горбуша, кета, форель, кижуч, нерка, чавыча керә. Шуңа күрә банкасына тәгаен төре, әйтик, «Икра горбуши» дип язылганын алу хәерле. «Лососевая» дип кенә күрсәтелсә, берничә төрен кушып ясалган дигән сүз. Ә бу, әлбәттә, ризыкның сыйфатын киметә.

Кижуч уылдыгы иң тәмлесе һәм туклыклысы булып санала. Уылдык бөртекләре куе кызыл төстә, әчкелтем. Горбуша икенче урында: уылдык бөртекләре эрерәк, әфлисун төсендәрәк. Элпәсе йомшаграк булу сәбәпле, тиз шартлый, шуңа күрә банкада сыеклыгы күп булырга мөмкин. Кета балыгы уылдыгы – иң каты, форель уылдыгы – иң вак.

Җитештерү урыны һәм вакыты. Сыйфатлы уылдык кызыл балыкны тоту урынында җитештерелә. Россиядә бу – Япон, Охот һәм Баренц диңгезләре. Иң яхшысы – сөләйман балыкның уылдык чәчү айларына туры килүе. Балык төренә карап, май уртасыннан октябрь – декабрьгә кадәрге чор бу. Әйтик, июльдә җитештерелгән уылдык яңа тотылган балык уылдыгыннан ясалган, дигән сүз. Башка вакыт күрсәтелсә, катырылган уылдык кулланылганын аңлата.

Бәясе. Чын уылдык арзан була алмый. Ләкин беренче сортлы табигый продукт урынына төрле уылдыктан ясалган икенче сортлы катнашма да кушарга мөмкиннәр. Калай банкадагы уылдыкның нинди икәнен күреп булмый. Шуңа күрә пыяла банкадагысын яки үлчәп сатыла торганын алу хәерлерәк. Анда сыекчасының күпме булуы да, башкасы да күренәчәк. Сыекчасы 5 проценттан артмаска тиеш, юкса суы өчен түләгән булып чыгабыз.

Өйдә ничек тикшерергә? Әлбәттә, имитация-уылдыкны табигые буларак сату очракларына юлыгырга да туры килгәли.  Шулаймы-түгелме икәнлеген бары тик өй шартларында гына тикшереп карарга мөмкин. Моның өчен ярты чәй кашыгы чамасы уылдыкка кайнар су агызырга кирәк. Табигый булса, аксымы (ә чын уылдык асылда шуннан тора) оеп төшү сәбәпле, суда ак «күбәләк»ләр барлыкка киләчәк. Ясалма уылдык икән, су кызгылт төскә керәчәк.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International