Гыйнвар-февраль айларында бакча эшләре

11 января 2023 г., среда

Кыш көне бакчада эш юк диючеләр нык ялгыша. Булдырам дигән кеше бервакытта да эшсез тормый.

Гыйнвар аенда теплица эченә кар ташлагыз. Моны кар яуган саен эшләргә кирәк.

Март башында кояш карый башлагач, ул акрынлап эриячәк һәм туфракны дымга баетачак. Тагын шуны исегездә тотыгыз: үсемлекләр өчен кар һәм яңгыр суы краннан аккан судан күпкә файдалырак. Кар тоту эшен дә дәвам итәргә кирәк. Карны көрәгәндә, аны күпьеллык чәчәкләр, куаклар, җимеш агачлары астына ташлагыз. Кар – иң арзан җылыту чарасы. Әгәр үсемлекләрне махсус япма белән япсагыз, аның төгәллеген тикшерегез дә, өстенә кар сибегез. Шулай ук теплицаның өстен дә чистартып куегыз. Авыр карның поликарбонатка зыян китерүе һәм тимер конструкцияләрне бөгүе бар.

Яшь агачларның ботакларына авыр кар сарылса, аларны кагып төшерегез, чөнки аларның сынуы мөмкин.

Кыш – кимерүчеләр активлашкан чор. Алар башлыча йөзем һәм куаклыклар арасында оя кора. Шул җиргә агу чәчегез. Тычканнар аеруча яшь агачларның кайрысын һәм тамырын ашап, зур зыян китерә. Аларга каршы агуны теплица эчендә, җиләк түтәлләре янына сибегез.

Орлыкларны үзегез әзерләгән булсагыз, аларның тишелешен тикшерә башлагыз. Ай азагына таба үзегезне кызыксындырган орлыкларны эзләү эшенә керешергә була. Бу вакытка сатучылар гадәттә узган елдан артып калган орлыкларны сатып бетерә. Орлыкларны сыналган, ышанычлы фирмаларныкын гына алырга тырышыгыз. Шәхси сатучылардан алсагыз, аларның да сыналганнарын сайлагыз.

Өйдә исә орлыкларны тикшереп, әзерләп кую кирәк. Булачак түтәлләрнең схемасын сызып, кая нәрсә утыртырга икәнлеген планлаштырыгыз. Төрле ашламаларны да гыйнвар-февраль айларында алып куегыз. Гыйнварда беренче үсентеләрне чәчергә мөмкин: сельдерей, борыч, баклажан, бәрәңге, җиләк һәм соң өлгерә торган кәбестә. Тик аларга өстәмә яктырту кирәк булачагын онытмагыз. Помидор, кишер, борыч орлыгын шыттырып, орлыкның сыйфатын тикшереп карагыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International