Салават Риф улы Халиков үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

10 января 2023 г., вторник

Бүген Мәлки авыл җирлеге кулланучылар җәмгыяте идарә рәисе Салават Риф улы Халиков үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Салават Риф улы!

Сезне Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән туган көнегез белән кайнар тәбриклим!

Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз кешеләр сокланырлык, якыннарыгыз сөенерлек, хезмәттәшләрегез ихтирам итәрлек матур һәм нәтиҗәле. Бүгенге яшегез – кеше гомеренең иң күңелле, иң мәртәбәле югарылыгына күтәрелгән чоры. Һәр яңа көн туган саен шатланып, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә эшлекле планнар корыр вакыты.

Сез туганнарыгызга, балаларыгызга, якын кешеләрегезгә сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге булып яшисез. Олысына да, кечесенә дә Сез – кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, югары белемле шәхес.

Сезгә ихлас куңелдән үземнең иң изге теләкләремне юллап, рәхмәтемне белдерәм. Киләсе елларда да бергә булып, ярдәмләшеп, кулланучылар кооперациясе системасын үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшлик. Һәр туар таӊга, бәхет китергән хезмәтегезгә куанып, аннан ямь табып, сау-сәламәт булып яшәргә насыйп итсен үзегезгә. Ижади унышлар, ышанычлы дуслар, озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим!   

 

Тирән ихтирам белән,

Татарстан Республикасы

кулланучылар оешмасы берлегенең

идарә рәисе                                                         Рашат Шаймарданов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International