Ылысны татар халык медицинасында киң кулланалар: эчү өчен төнәтмәләр, ингаляция һәм ванналар өчен эремәләр ясыйлар. Ылысларда витаминнар күп, ә кышкы чорда алар тагын да арта.
Киселгән агач ботакларын салкында сакларга кирәк. Шулай эшләгәндә бөтен булган витаминнары бер ай дәвамында сакланачак. Кулланыр алдыннан ылысларны агып торган суда юып киптерергә киңәш ителә. Ә хәвефсезлек максатында ботаклар һәм энәләр термик эшкәртүгә дучар ителергә тиеш, ягъни алар өстенә яңа кайнап чыккан су агызырга кирәк.
Гомумсавыктыру рецепты:
70 грамм чыршы яки нарат энәләрен юып, вак кына турарга. Шуннан соң өстенә 1,5 стакан кайнатып суытылган су салырга. Кимендә 5 сәгать төнәтергә, вакыт-вакыт бутап торырга, аннары сөзәргә. Эчәргә дә, аның белән чәчне чайкарга да була. Төнәтмә суыткычта ике тәүлектән дә артык сакланмый.
Шифалы төнәтмә ясау өчен бер стакан вакланган чыршы энәләренә (нарат энәләре булса, ике стакан) 250 миллилитр кайнар су салырга һәм тагын 20 минут утта калдырырга кирәк. Тәменчә лимон согы һәм бал өстәргә була. Көн дәвамында өчкә бүлеп эчәргә.