Саба районы кооператорлары эшенә йомгак ясалды

3 февраля 2023 г., пятница

Саба районы кулланучылар җәмгыятенең вәкаләтле пайчылар, район оешмалары, авыл активы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында хисап-сайлау җыелышы булып узды.

Кулланучылар җәмгыятенең авыл халкына хезмәт күрсәтү буенча башкарылган эшләре турындагы мәгълүматлары тыңланды, агымдагы елга төп бурычлар билгеләнде һәм ревизия комиссиясе вәкилләренең яңа составы сайланды.

Узган 2022 елда эшчәнлекнең гомуми күләме 314 млн сумнан артык, 2021 ел дәрәҗәсенә карата 114 % тәшкил итте. Ваклап сату товар әйләнеше күләме 16,8 млн сум тәшкил итте. Хисап чорында әзерлек әйләнеше 91 млн сум тәшкил иткән (134 %).

Икмәк заводы кондитер һәм пешекчелек ризыклары, икмәк, сохари һәм башкасын җитештерә. 2022 елда 10 млн сумлык продукция эшләп чыгарылды. Кулланучылар җәмгыятенең коллектив тарафыннан ассортиментны киңәйтү буенча көндәлек эш алып барыла.

Җитештерелгән продукцияне үстерү, Саба районы халкының каз, чебигә булган ихтыяҗын тәэмин итү өчен Тимершык авылы инкубаторы эшләп килә. Узган елда 38413 данә чеби, 3500 данә каз бәбкәләре чыгарып халыкка сатылды.

Саба районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе тарафыннан авыл халкын йорт хайваннары өчен ашлык, керпә, кукуруз белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Шулай ук Саба районы кооператорлары ел саен Казан шәһәренең язгы-көзге ярминкәләрендә актив катнашалар.

Саба районында «Аш-Су» кулланучылар җәмгыяте җәмәгать туклануын оештыру буенча шогыльләнә. 2022 елда җәмәгать туклануы әйләнеше 195 млн сум тәшкил итте.

«Аш-Су» кулланучылар җәмгыяте Татарстан Республикасы Саба районы җәмәгать туклануы лидерларының берсе. Хезмәткәрләрнең югары квалификациясе һәм аларның гомуми эшкә тугрылыгы, тәмле һәм төрле продукция, үсеш һәм үсү теләге — «Аш-Су» ның бу сыйфатлары аркасында бүген дөнья чемпионатларына да, дәүләтнең беренче затларының визитларына да хезмәт күрсәтергә сәләтле.

«Аш-Су» даими рәвештә районның мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләренә хезмәт күрсәтү буенча 100 % тәэмин итүче булып тора, балалар лагерьларында туклануны оештыру белән шөгыльләнә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International