Ә сез чәйне дөрес итеп эчәсезме?

6 февраля 2023 г., понедельник

Чәй гомерне озайта, яшәртә, онкология авыруларыннан саклый. Әмма аны дөрес итеп эчә белергә кирәк.

Кайнар чәй эчәргә ярамый. Ул тамакның лайлалы тышчасын, йоткылык һәм ашказанын ярсыта. Ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин.

Кайнар чәйне бал белән эчәргә кирәкми. Кайнар чәйгә кушылган балның бер файдалы үзлеге дә калмый. Файдасыз булудан бигрәк, организмга куркыныч та тудыра ул. Бал составындагы фруктоза җылыткан вакытта әчи, ә бу ашказаны яисә эчәк яман шешенә китерә.

Сөтле чәйнең сөтсезенә караганда файдасы азрак, дигән фикер дә бар. Сөт чәйдәге катехиннарны киметә икән. Катехиннар организмда яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.

Шикәрле чәйнең дә организмга зыяны күбрәк. Ә менә шикәр салмый эчкән чәй, чыннан да, сихәтле. Кәнфит, печенье белән чәй эчүдән дә баш тартыгыз. Монысы барыбызга да билгеле факт: баллы ризыкка алданып эчелгән чәй – тазару һәм башка авыруларның төп сәбәбе.

Чәйгә лимон да салырга тырышмагыз. Моның да файдасына караганда зыяны күбрәк. Әйтик, лимонлы чәйне ашказаны авыру кешеләргә эчәргә ярамый. Иң файдалы ысул: бераз гына җылы чәй эчәргә дә бер телем лимон кабып куярга. Шулай иткәндә ул файдалы эчемлеккә әйләнә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International