Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең хисап-сайлау гомуми җыелышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев кооператорларның хезмәтләрен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе нигезендә “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен” Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Сарман кулланучылар кооперативы идарәсе рәисе Маликов Роберт Флёр улы.
.jpg)
Әлки кулланучылар кооперативы идарәсе рәисе Турнина Агидель Алмаз кызы.

Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсенең сәүдә идарәсе баш белгече Камалиева Илүзә Ринат кызы.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Фердинат Дәүләтшин шулай ук бүләкләп үтте.
"Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе күрсәтмәсе белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Ассоциация Рәисенең Рәхмәт хаты белән Алексеевск муниципаль районы “Коопторг” кулланучылар җәмгыяте кибете сатучысы Хәнәфиева Алсу Шамил кызы бүләкләнде.
