250 г ак майны туңдыргычтан алгач та каты килеш угычтан уарга, онга бер чәй кашыгы тутырып күперткеч (разрыхлитель), 3 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз салып, май белән бутарга. Шуңа 2 аш кашыгы каймак, 1 йомырка, һәм 30–40 г чамасы сап-салкын су салып, йомшак, ләкин кулга ябышмый торган камыр басып, ял иттерергә салкынга куярга.
Эчлек өчен 500 г туң баланга 5 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы крахмал, 400 г шикәр комы салып болгатырга. Бәлеш ясап, алдан 180 градуста җылытылган мичкә 25–30 минутка куярга.