Витаминлы, язгы аш пешерү ысулы

17 марта 2023 г., пятница

Язгы авитаминоз чорында алыштыргысыз ризык бу!

Кирәк булачак:

- 600 г кәбестә,

- 6 шампиньон (яки 300 г катырылган гөмбә),

- 1 кишер,

- 1 баш суган,

- 1 төш сарымсак,

- 2,5 аш кашыгы томат соусы,

- яшел тәмләткечләр, базилик, үсемлек мае.

Суган, сарымсак, кишер, гөмбәне (катырылган булса, башта эретергә кирәк) турап, кечерәк кәстрүлгә (яки тирән эчле зуррак табага) салабыз һәм үсемлек маенда 5 минут кыздырабыз. Кәбестәне юка гына итеп турап салабыз һәм барысын бергә тагын 5 минут чамасы пешереп алабыз. Томат соусы, тоз, базилик, 4 аш кашыгы су өстәп, сүрән генә утта 20 минут чамасы пешерәбез.

Ашка яшел тәмләткечләр салып, табынга куябыз.

Тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International