Кыяр орлыгы алдыгызмы әле?

20 марта 2023 г., понедельник

Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк, хаклары да төрле. Әлбәттә, кайсын алырга да белмисең. Кыйммәтле орлык алып та, уңышсыз калган еллар була. Кайбер бакчачылар үзләре орлык эшләп калдыра. Бу очракта 2-3 ел сакланган кыяр орлыгына өстенлек бирергә кирәк. Бер еллык кыяр орлыгыннан, гадәттә, буш чәчәкләр генә җыеп алырга була.

Кыярның киң таралган уңышлы сортларын тәкъдим итәбез.

“Мaтрицa F1”. Иртә уңыш бирүче сорт, утыртканнан соң бер айдан тәүге яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин. Кыярның бу сорты теплица өчен.

“Мурaшкa F1”. Иртә уңыш бирүче гибрид. Теплицада 1 квадрат метрда 12 килограммга кадәр уңыш бирә. Кыярлары 12 сантиметр тирәсе.

“Зозуля F1”. 1 квадрат метрдан 20 килограммга кадәр уңыш алып була. Кыярлары 300 грамм тирәсе, 22-24 сантиметр.

“Сибирскaя гирляндa F1”. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.

“Емеля F1”. 1 квадрат метрда 16 килограммга кадәр уңыш бирә. Теплицада, пaрникта, балконда аеруча яхшы үсә.

Бакчачылар әле “Маша”, “Герман”, “Московский деликатес”, “Маринда F1”, “Кураж”, “Эколь F1” сортларын да яратып үстерә.

Ә сез бакчагызда кыярның нинди тәмле сортларын үстерәсез?

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International