Бүген – Рамазан-Шәриф аеның беренче көне. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып, кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән тыелып тора.
Рамазан – сабырлык һәм мәрхәмәтлелек ае. Ул һәр мөселман кешесенә тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланып, аның асылына төшенү, якыныңа карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү, тормышта тагын да шәфкатьлерәк, ихласрак, түземрәк шәхес булу өчен мөмкинлекләр ача.
Барыгызны да бөек, изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасының идарә рәисе Рашат Шаймарданов.