Кайсы яшелчә, җиләк-җимеш бер-берсенә килешә?

7 апреля 2023 г., пятница

Белгечләр фикеренчә, бакча культураларын бер-берсенә килешә торганнары янәшәсенә утырту нәтиҗәсендә уңыш 20 процентка күбрәк була. Бер-берсен “яратмаган” яшелчә, җиләк-җимешләр янәшә үссә, еш авырый, уңышы да түбән була.

Яхшы килешә:

кәбестә – салат, укроп, редис;

суган – томат, кишер, кыяр, петрушка, салат;

кишер – укроп, салат;

кыяр – фасоль, салат, укроп, суган, сельдерей, чөгендер, петрушка, кәбестә;

чия – кура җиләге;

гладиолус – сарымсак;

борчак – солы, сельдерей;

җиләк – шпинат, кәбестә, суган, кишер; торма, салат;

бәрәңге – кузгалак, фасоль;

кукуруз – ташкабак, кыяр;

редис – салат;

томат – кыяклы суган, кәбестә.

 

Килешмиләр:

чия, кура җиләге – бәрәңге;

суган – фасоль, кәбестә, бәрәңге;

томат – кыяр, шалкан, борчак, чөгендер, пертушка, алмагач;

георгин – суган;

гладиолус – алмагач, кишер;

борчак – фасоль, томат;

петрушка – кыяр, салат;

кабак – бәрәңге;

фасоль – сельдерей, суган.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International