Балтач районы туклану җәмгыяте тарафыннан ифтар ашы уздырылды

14 апреля 2023 г., пятница

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае. Рамазан – юмартлык ае. Кеше берьюлы берничә дистә яки йөзләгән кешегә авыз ачтыра ала икән, шул кадәр савап та языла.

Ифтар ашау гына түгел, ул – аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә. Бу айда һәр мөселман игелекле эшләр белән савап җыярга тырыша. Мөлкәт иясе байлыгыннан бирә. Берәү, мәсәлән, шактый күләмдә акча биреп, мохтаҗларга азык-төлек пакеты әзерли ала.

Кулланучылар җәмгыятләре арасында да андый изге эшләр кылган оешмалар күп. Аларның берсе Балтач районы туклану җәмгыяте, үзләренең ашханә залында 2 көн рәттән 175әр кешегә тугәрәк өстәл, мул табыннар артында ифтар ашы уздырган. Укыган намазлар кабул булсын, барыбызга да хәерлесен насыйп ит.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International