Ярминкәдә ассортимент гаять киң: биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал, җиләк-җимеш, яшелчә, алардан кайнатылган, ясалган кайнатмалар һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин.
«Казан» Агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Ул биредә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән кооператорлар җитештергән продукция ассортименты белән танышып узды. Шәһәр халкына үз продукциясен Кукмара, Арча һәм Мамадыш муниципаль районнарыннан җитештерүчеләр алып килделәр.
