Эсседә салкын аш әзерләгез

6 июня 2023 г., вторник

Эссе көннәрдә бу тәмле салкын аш сусауны да баса, тамакны да туйдыра. Өстәвенә, ул бик файдалы! Аны әзерләве дә авыр түгел. Әйдәгез, өйрәнәбез!

Өч пешкән кызыл чөгендер, ике кыяр, 2-3 пешкән йомырка, бераз укроп һәм яшел суган, өч кашык каймак, яртышар литр кефир һәм салкын кайнаган су, тәменчә тоз кирәк булачак.

Чөгендерне эре кыргычтан үткәрегез, йомырканы, кыярны, яшел аштәмләткечләрне вак итеп турагыз. Каймак һәм тоз өстәп, яхшылап бутагыз. Хәзер өстенә кефир һәм кайнаган салкын су коегез. Ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International