Бүген Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе Рашат Шәймарданов эшлекле сәфәр белән Балтач районына юл тотты.
Чепья универмагы белән танышудан башланды. Кунаклар биредә товарның күплелеге, төрлелеге буенча фикерләрен әйттеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин барыннан да бигрәк сатучыларны хезмәт хакы белән кызыксындыру иң кулай юл, дип үзенең фикерен белдерде. Бу фикер белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов та килеште.

Чыннан да, хезмәт хакы күпкә түбән булганда кешеләргә ягымлы йөз белән хезмәт күрсәтүче кибетчене кызыксындырып булмый. Беренче чиратта тиешенчә хезмәт хакы түләнергә тиеш.
Рашат Шәймарданов районның кулланучылар җәмгыятенең торышы белән танышты. Очрашу барышында киләчәккә үсеш планнары барланды.

Эшлекле сәфәр Тагашурда ачылган яңа кибеттә дәвам итте. Биредә кунаклар кибетче белән аралашып, сату эшчәнлеге белән кызыксынды.

Соңрак алар «Чәй йорты» базасында ачылган яңа икмәк цехының эшчәнлеге белән таныштылар.

Икмәк цехында пешкән икмәкне Балтач районында яшәүчеләр яратып ала, мактап ашый.
