Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой). Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыярга киңәш ителә.
Канлы үлән (чистотел). Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла. Сабаклары һәм яфраклары файдалы.
Алтынбаш (золототысячник малый). Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы. Чәчәк аткан вакытыннан алып, тамыр янындагы яфраклары яшелдән сары төскә керә башлаганчы җыялар.
Әрекмән. Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. Тамырын җыярга кирәк.
Әрем. Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша. Яфраклары кулланыла.
Нарат күркәсе. Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.