“Йонны җыябыз, эшкәртәбез, халыкка һәм башка эшмәкәрләргә җиткерәбез”

21 июня 2023 г., среда

Кукмара районының «Гаро» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы республика буенча әзерләүче оешмалардан йонны төп сатып алучы булып тора.

«Гаро» кооперативы ел саен 249 тоннадан артык күләмдә йонны беренчел эшкәртә. Әзер продукция республикада, шулай ук аннан читтә сатыла: Оренбург, Вологда, Мәскәү һәм Курган өлкәләрендә, Чуаш республикасында, Пермь краенда һ.б. 

  

- Иң элек без Төрекмән республикасында киң үстерелә торган сарыклар йонын әзерләп куябыз, аны 1:1 кушып, Татарстан буйлап җыйган йон белән кушып халыкка сатабыз, мондый йон белән итек бастырып була. Шулай кушкан очракта гына, язгы йонны кулланырга әхәмиятле, - дип сойли «Гаро» кооперативы идарә рәисе урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов. – Йонны без узебезнең машинабыз белән узебез җыеп йорибез, Кукмарадан, шулай ук Балтач, Мамадыш, Норлат, Мөслим һ.б. районнардан эшкәртү өчен тонналап алып кайтабыз. Шушы якын тирәдән җыйган очракта аена 20 тонна йон җыела, кайвакыт 40 та була. Складта станок белән безнең 3 хезмәткәр – әзерләүче эшли.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә «Гаро» кооперативы җитештергән йоннан эшкәрткән продукциягә ихтыяҗ зур. Бу халыкның табигый материалларны күбрәк бәяли башлавы һәм экологик яшәү рәвешенә омтылышлары турында сөйли. Мөгаен, сыйфатлы йонга ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен шәһәрләрдә продукция сатуны киңәйтү мөмкинлеген карарга кирәктер. Әлбәттә, йон җитештерү - республикада авыл хуҗалыгын үстерү аспектларының берсе генә. Әмма «Гаро» кооперативы кебек уңышлы мисаллар башка эшкуарларга стимул булырга һәм тулаем төбәк икътисадын үстерергә ярдәм итәргә мөмкин.

Киләчәктә кооператорлар үзләренең беренчел эшкәртү, юу һәм йон чистарту линиясен булдыруны планлаштыра. Бу, җитештерү күләмен арттырырга һәм продукциянең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, күп кенә инвестицияләр таләп ителәчәк, әмма процессны дөрес оештырганда һәм ресурсларны нәтиҗәле файдаланганда, кооператив үз планын уңышлы тормышка ашыра алачак, дип ышанабыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International