Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезне ихластан иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Корбан — Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенгедәй изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.
Әлеге юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт алып килсен! Йортларыбызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыбыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!
Мөбәрак булсын изге бәйрәмебез!
Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасының идарә рәисе Рашат Шәймәрданов.