Саба кулланучылар җәмгыяте кооператорлары Казан филармониясендә катнашып кайтты

27 июня 2023 г., вторник

Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында, Саба муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган «Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» дип исемләнгән бай программа тәкъдим итте. Әлеге чарада Саба кулланучылар җәмгыяте кооператорлары да катнашты. Күргәзмәдә алар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.

  

Ачык һавада фольклор коллективлар, үзешчән башкаручылар, Саба районында туып-үскән танылган җырчылар концерт белән халыкны каршы алды. IED-экранда Саба районының тарихи мирасын, мәдәниятен чагылдырган видеоролик күрсәтелде.

«Дус яшибез татар илендә!» - мәдәни мирасны, милли ашларны, рус, татар, удмурт, керәшен, башкорт халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы интерактив этнографик мәйданчык тәкъдим иттеләр.

Мәйданчыкка килүче кунаклар мичтә пешкән коймак, Саба болыннарында үскән үләннәрдән әзерләнгән шифалы чәй белән сыйлана алды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International