Бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алды.
Иртән мәчетләрдә гает намазы укылды, аннан соң Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалына башлады.
Изге корбан чалуда Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе, Казан җитештерү комбинаты, Үзәк кулланучылар җәмгыяте һәм Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятенең белгечләре белән берлектә катнашты. Ир-атлар хәзерлек, ит турау кебек эшләр башкарды, хатын-кызлар хуш исле үлән чәе әзерләп, бәйрәмнең күрке булган мич коймагы пешереп, кунакларны һәм катнашучыларны сыйлады.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты.