Кайсы якта ул пиннек, кайсысында миннек, яки мунча себеркесе? Сездә ничек диләр?

5 июля 2023 г., среда

Каен миннеге эфир майларына һәм витаминнарга бай, чабынганда организмнан шлакларны чыгара, кәеф күтәрелә. Бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый, мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә. Каен миннеге пешергән су чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә.

Имәннекен июнь ахырыннан алып сентябрь башларына кадәр җыярга мөмкин. Агачның яфракларына тапсыз, куе яшел төстә булсын, чикләвеге кермәсен. Имән янәшәсендә әрекмән үссә, бу агач себерке өчен яхшы дип санала. Аны алып кайту белән бәйләргә кирәкми, бер-ике сәгать күләгәдә торырга тиеш. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымын төшерә, нерв системасын тынычландыра һәм стресстан котылырга ярдәм итә.

Юкәнекен чәчәк ату белән бер атна эчендә җыярга кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак, әмма рәхәтләнеп чабынып булмаячак. Яфраклары артык йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр. Юкә себеркесе баш авыртуын баса, бәвел юлларына көчле йогынты ясый, тирләүне тизләтә, тынычландыра, җәрәхәтләрне тиз төзәтә, бронхларны киңәйтә. 

Нарат, чыршы себеркесен елның теләсә кайсы фасылында бәйләргә була. Ак чыршы – иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашынуын яхшырта, көч өсти, яшәртә, нерв күзәнәкләрен тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач алар йомшара. Себеркеләрне зур һәм куе итмәскә кирәк, чөнки мунчада кайнар суга салып пешекләгәч, алар болай да авырая. Ылыслы себеркеләр мускулларда, хәтта эчке органнарда кан әйләнешен тизләтә.

Борынгы кешеләр себеркене болай бәйләгән – каен себеркесенең уртасына бер имән, бер чәчәк аткан юкә ботагы, ак әрем, кычыткан, бөтнек, зәңгәр мәтрүшкә куеп бәйлисең. Тәнгә дә шифалы, мунчада да хуш ис тарала. Себеркене зур итеп ясарга кирәкми, ул кулда уйнатып йөрерлек булсын. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International