Хөрмәтле Рашат Рифкатович!
Сезне Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе исеменнән ихлас күңелдән гомерегезнең күркәм бәйрәме – туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез бөтен белемегезне, көчегезне кулланучылар кооперациясе өлкәсенә багышлап җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдегез. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек! Бөтен тармак күрсәткечләре буенча Рәсәй күләме уңышларында да Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең өлеше зур. Олысына да, кечесенә дә Сез – кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, югары белемле шәхес.
Бүген без Сезгә ихлас куңелдән үзебезнең иң изге теләкләребезне юллап, рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе елларда да бергә булып, ярдәмләшеп, кулланучылар кооперациясе системасын үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшлик. Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын!
Без Сезне бик хөрмәт итәбез, Сезне яратабыз, Сезнең белән горурланабыз!
Тирән ихтирам белән, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарә коллективы.