Бүген без сезне кул астыбыздагы бик арзанлы сихәт чыганагын – гап-гади чөгендерне сәламәтлекне ныгыту максатыннан куллану үзенчәлекләре белән таныштырып үтәргә булдык, бәлки кемгәдер файдасы тияр.
Чөгендер В, PP төркеменә кергән витаминнарга, калий, магний, тимер, бакыр, йод кебек организмның иминлеге өчен бик кирәкле минералларга бай булганга, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашына уңай тәэсир итә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Галимнәре аның составындагы бетацианид матдәсенең рак күзәнәкләре үсешен тоткарлавын раслаган. Татарстанда онкологик авыруларның артуын, аның елдан-ел яшәрә баруын истә тотсак, чөгендерне көндәлек рационга кертүнең зарурияте бәхәссез.
Организм юан эчәклектә тоткарланган калдыклардан ешрак агулана, шунлыктан, эч катуны булдырмавын хәерле, - дип киңәш бирде “Ижминводы-Шифалы су” шифаханәсенең тәҗрибәле мануаль терапевты. - Моның өчен көн саен бер аш кашыгы булса да чөгендер ашарга яки аның согын сыеклатып эчәргә кирәк. Чөгендернең каллориясе аз, шунлыктан аны фигурасын саклаучылар курыкмыйча куллана ала. Ул эч йомшарту, сидек кудыру, кан басымын түбәнәйтү үзлегенә ия, канны, бавырны, бөерләрне чистарта, токсиннарны чыгара. Азканлылык, башка төрле кан авырулары белән интегүчеләр дә чөгендердән сихәт таба ала.
Андагы органик матдәләр баш миендәге кан юлларына, гомумән, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклауга уңай тәэсир итә, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, йөрәкне ныгыта. Составындагы фолий кислотасы яңа күзәнәкләр яралуга сәбәпче булганга күрә, организмны яшәртә. Ул организмыбызга D витаминын үзләштерегә ярдәм итә. Чөгендер балаларга, урта яшьтәгеләргә генә түгел, олыларга да бик файдалы.
Ашказаны-эчәк системасы, калкансыман биз, йөрәк авыруларыннан, анемиядән, шикәр диабетыннан интегүчеләргә әлеге сихәтле яфракларны рационга кертү аеруча мөһим.
Чөгендер согындагы С витамины тән, бит тиресен җыерчыкланудан саклый, кан тамырларын сыгылмалы итә, А витамины күз күрүен яхшырта, ә фолий кислотасы кан ясалу процессына булыша. Әмма шунысын онытып җибәрмик, кан басымы түбән кешеләргә чөгендер согы эчәргә ярамый.
Тагын бер әһәмиятле үзенчәлекне истән чыгармыйк: чөгендер согы, сыккач, өсте ачык эмаль савытта яки гап-гади касәдә (чынаякта) ике сәгать дәвамында тонарга тиеш. Берьюлы күп итеп һәм сыекламыйча эчәргә ярамый, баш әйләнүе мөмкин. Иң яхшысы 50 грамм чөгендер сыгынтысына 1:10 нисбәтендә кишер яки алма, йә кабак согы салып, һичьюгы кайнаган су белән сыеклап эчү зарури. Әлеге катнашманы көненә ике стакан күләмендә кулланырга ярый.
Кул астыбыздагы табигый чималга чөгендер кушып ясала торган сихәтләндергеч ризык әзерләү ысулын да тәкъдим итәбез: 1 әфлисун, 2 кишер, уртача зурлыктагы ярты чөгендернең согын сыгып, шуңа 50 грамм имбир тамырын вак угычта кырып катнаштырабыз. Әлеге катнашманы эчү һичшиксез үзегезгә тиз арада хәл кертер. Тамагы шешеп интегүчеләргә дә чөгендер согы ярдәмгә килә. Аның белән тамакны чайкагач, ярты сәгать дәвамында ашамаска, эчмәскә кирәк.