Миләшләр өлгергән вакыт. Бу җимешләрдән бик күп тәмле ризыклар, эчемлекләр әзерләп була. Әйдәгез, бүген квас ясарга өйрәнәбез!
Кызыл миләштән квас эшләү өчен безгә кирәк булачак:
1 килограмм миләш, 0,5 килограмм шикәр, 10 грамм чүпрә, 4 литр су.
Пешкән кызыл миләшләрне юыгыз, эмальле кәстрүлгә салып, изегез. Өстенә кайнап чыккан су салып, янә кайнатып чыгарыгыз. Җылы килеш марля аша сөзегез.
Аерым савытта әз генә суда эретелгән чүпрәне, шикәрне кушып, яхшылап болгатыгыз. Квасны пыяла шешәләргә салып, яхшылап ябыгыз һәм сакланырга салкын урынга куегыз.
Тирләп мунча кереп чыкканнан соң мондый квасны эчеп җибәрү — үзе бер бәхет!