Ак гөмбә маринадлау ысулы

15 сентября 2023 г., пятница

Ингредиентлар: ак гөмбә, 1 л су, 200 гр тоз, 30 мл аш серкәсе эссенциясе, 1,5 гр лимон кислотасы, 5 данә дәфнә яфрагы, 10 борчак кара түгәрәк борыч, 7 данә канәфер.

Әзерләү ысулы: 

1 этап. Гөмбәләрне юып чистартакканнан соң, 15 минут пешереп алабыз һәм суын саркытабыз. Бераз суытабыз. 

2 этап. Өстә санап үтелгән барлык тәмләткечләрне дә маринадка кушабыз.  3 этап. Гөмбәләрне банкаларга тутырабыз һәм өстенә маринад агызабыз һәм капкач ябабыз. 

Маринадлаган ак гөмбәне өстәлгә куяр алдыннан, түгәрәкләп туралган суган һәм үсемлек мае белән бутарга кирәк.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International