Узган ярминкәдә өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар

2 октября 2023 г., понедельник

Шимбә көнне чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Ярминкәдә ассортимент гаять киң: биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал, җиләк-җимеш, яшелчә, алардан кайнатылган, ясалган кайнатмалар һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин иде.

Мәйданнарда халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәгеләргә кайнар чәй һәм коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә каралды. Өлкәннәргә мондый сый-хөрмәт барлык ярминкә мәйданчыкларында да күрсәтелде.

               

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International