Баллы гөмбә җыйдыгызмы әле?

2 октября 2023 г., понедельник

Быел гөмбә аеруча нык уңган. Кичекмәстән, якындагы урманга барыгыз. Баллы гөмбәне (опята) табу авыр түгел.

Опятаны кышкылыкка маринадлау өчен рецепт тәкъдим итәбез.

1 литр сулы маринад өчен:

1 литр су
1 аш кашыгы тоз
1 аш кашыгы шикәр
25 мл 9 процентлы аш серкәсе
2 данә лавр яфрагы
2 данә түгәрәк борчак
2 данә хуш исле борыч
2 данә гвоздика кирәк булачак.

Гөмбәне чистартыгыз һәм юыгыз. Аннары кәстрүлгә гөмбәләр тулысынча капланырлык итеп су салыгыз. Кайнап чыкканнан соң, 20 минут пешерергә. Пешкән гөмбәне дуршлагка бушатыгыз. Аларны кире кәстрүлгә салып, өстенә тоз, шикәр һәм тәмләткечләр өстәгез. Тагын 30 минут пешерегез. 30 минуттан уксус өстәгез. Тагын 10 минут пешерегез.

Гөмбәләрне стериль банкаларга салып, өстенә алар кайнаган маринад коегыз. Банкаларны стериль капкачлар белән каплап, әйләндереп куегыз. Аннары банкалар өстенә җылы юрган ябыгыз да тулысынча суынганчы шулай калдырыгыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International