Баланның мөлдерәп пешкән әчкелтем җимешле тәлгәшләрен беренче кыраулардан соң кисеп җыябыз.
Әлеге җимешнең сихәте хакында әби-бабайларыбыз электән үк белгән һәм аш-су әзерләгәндә бик яратып кулланган. Бүген сезне баланнан яратып әзерли торган ризыкларның берничәсе белән таныштырып үтәргә булдык.
Балан кайнатмасы: 1 килограмм җимешне 5 минут кап-кайнар суда тотып йомшартып алгач, кайнатма әзерлисе табакка бушатып, өстенә 1 кг шикәр комына – 1 стакан су салып кайнатылган, кайнар сироп коябыз да томалап куябыз һәм 10-12 сәгать тотабыз. Ә аннан соң акрын утта сиробы куерганчы пешереп, коры, чиста банкаларга тутырабыз.
“Витаминлы баланкай”. Баланның эреләрен генә сайлап алып, сабакчыкларыннан арындырып, салкын суда әйбәтләп юып, тастымалга салып киптерәбез. Җимешләрен сытмыйча, сак кына стерильләштерелгән ярты литрлы банкаларга тутырабыз. Җимешләр өстенә ярты кило шикәр комына - ярты литр су салып кайнатылган сиропны кайнар килеш коябыз. Банкалар ярылмасын өчен, астына тастымал яки агач рәшәткә куеп калдырылган җылы сулы табакка тезеп утыртып, суы кайнап чыккач, 15 минут дәвамында стерильләштерәбез. Банкаларны тимер капкач белән ябабыз, өстен аска әйләндереп куеп, юрган каплап суытабыз, базга саклауга куябыз.
Баланнан желе
Балан җимешләренә кайнар су коеп, биш минут тоткач, дуршлагка салып, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән яки дуршлагтан үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1 нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Шикәр комы урынына бал белән аралаштырсагыз, тагын да әйбәтрәк.
Балга катырылган балан
Балан тәлгәшләрен юып, дуршлагта беркадәр киптерәбез. Нәни кәстрүлне зуррак сулы савыт эченә утыртып куеп, газ плитәсе өстендә балы сыекланганчы эретеп, шуңа ботакчыкларны манып алабыз һәм кулинария кәгазенә таратып киптерәбез. Бу рәвешле эшкәртелгән балан икенче уңышка чаклы садә килеш саклана ала.
Балан кесәле
Ярты стакан крахмалны аз гына җылымса суда эретәбез, шуңа 1 стакан балан согы кушып болгатабыз. 3 литр суны кайнатып чыгарабыз, шуңа тулыр- тулмас 2 стакан шикәр комы, крахмаллы балан согы салып болгата-болгата кайнап чыгу хәләтенә җиткерәбез һәм газны сүндерәбез.
Балан компоты
Чистартып юылган җимешләрне коры, чиста банкаларга тутырабыз, өсләренә 1 литр суга 500-700 грамм шикәр комы салып кайнатылган, кап-кайнар сироп коябыз. Ярты литрлы банкаларны 18-20 минут, 1 литрлыларын- ярты сәгать дәвамында сулы савытка куеп стерильләштерәбез.
Баллы балан согы
1 килограмм баланны дуршлаг аркылы уздырып, орлыкларыннан аерабыз, барлыкка килгән сихәтле сокны, 1 стакан сыек бал белән болгатып, суыткычта саклыйбыз.
Гипертониклар даруы
1:1 нисбәтендә балан, кара миләш, балны үзара катнаштырып болгатабыз да чиста пыяла банкага салып, өстенә капрон капкач ябып, суыткычка куябыз. Кан басымы күтәрелүен сизеп алуга, 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнаган җылы су белән, җимешләрен чәйни-чәйни, эчәбез. Күп мәртәбәләр сыналган ысул. Кан басымы тиз арада нормага килә, баш авыртуы басыла.
Балан чәе
Баланның 1 чәй кашыгы киптерелгән чәчәкләренә 1 стакан кайнап торган су коеп, 5 минут чамасы пешерәбез. Шифалы чәй әзер. Аны бал белән эчәбез.