Алмаларны кышка ничек сакларга?

17 октября 2023 г., вторник

Алманы кул белән генә җыярга, тартмаларга акрын гына салыгыз. Алмалар бәрелергә тиеш түгел.

Алманы тыгыз, һава йөрми торган материалдан эшләнелгән тартмада сакламыйлар. Бер рәткә генә төзеп, җилләнү мөмкинлеге булган тартмада саклагыз.

Алмалар этилен бүлеп чыгара. Бу матдә башка яшелчә, җиләк-җимешләрне боза. Шуңа да кишер, кызыл чөгендер, бәрәңге, сильдерейны алма белән янәшә куймагыз. Шулай ук алманы хуш исле яшелчә һәм үләннәр янында сакларга киңәш ителми.

Алмаларны кышка саклаганда иң мөһиме - температура. Ул 0... 5 булырга тиеш. Кайчагында берничә градуска түбәнрәк тә булса ярый. Дымлылык 85-90 процент тәшкил итсә яхшы. Алмалар сакланган урынның җилләнеп торуы да мөһим фактор.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International