Татарстан шәһәрләрендә көзге ярминкәләр дәвам итә

23 октября 2023 г., понедельник

Шимбә көнне, 21 октябрьдә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең сәүдә мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча чираттагы ял көне ярминкәләре узды. Көзге нигъмәтләр белән сату итү 23 декабрьгә кадәр, һәр шимбә эшләячәк. Биредә республиканың төрле районнарында җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, ипи, сөт һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин.

Финанс-икътисад идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган шимбә кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан шәһәр халкына ярминкә мәйданнарында 12,2 млн сумлык азык-төлек тәкъдим ителгән. Шулардан 18,1 тонна бәрәңге, 35 тоннадан артык яшелчә, 8 тоннага якын ит, 8 тонна төрле ярмалар, шулай ук он, кондитер эшләнмәләре һәм башка төрле продукция китерелде.

       

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International