Бәрәңге ашагыз: йөрәк өчен файдалы, инсульт булу куркынычын киметә

24 октября 2023 г., вторник

Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Бәрәңгедә шулай ук магний, калий, кальций да бар. Шуңа күрә дә иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар икән әле.

Составындагы калий хисабына бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Бу матдә йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.

Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сә­ләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗра­лап кисеп, берничә минутка маңгайга куяр­га кирәк. Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревма­тизм, тире ялкынсынуларын бетерергә сәләтле. Шулай ук өл бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изә­ләр, марляга төреп, авырткан урынга куя­лар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.

Витаминнардан тыш бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзәнәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә, йөкле хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International