Баланда С витамины лимоннан 1,5 тапкыр күбрәк. Анда аскорбин кислотасын үзләштерергә ярдәм итүче Р витамины да бар. Шуңа салкын тигәндә баланның файдасы зур. Грипп эпидемиясе, салкын тидерү куркынычы булганда балан белән дәваланырга була.
Балан — табигый антисептик. Тамак авыртканда балан согы яки төнәтмәсе белән чайкарга мөмкин.
К витаминына бай булу сәбәпле, йөрәк һәм кан тамырларын чистарта, кан басымын төшерә. Гипертониядән интегүчеләр балан белән дуслашсын.
Игътибар итсәгез, баланның орлыклары да йөрәк формасында, табигать үзе аның сихәтен сиздерә.