“Апас” якташлар җәмгыяте оешуга 30 ел тулу уңаеннан, башкалабыз Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда “Бер күрешү – үзе бер гомер” кичәсе узды.
Зал тутырып күргәзмәләр урын алды. Һәр почмактан җыр-моң агылды, шат авазлар яңгырап торды. Әлеге залда кунакчыл, гади, шул ук вакытта эшкә батыр, сүзгә тапкыр якташлар күреште, рәхәтләнеп сөйләште, җыр-биюләр тыңлады, тәбрикләүләр кабул итте.
Күргәзмәдә Апас районы кулланучылар җәмгыяте үзләре җитештергән продукция белән кунакларны каршы алдылар.
