Кыш якынлаша, димәк,иммунитетны ныгыта башларга вакыт. Биредә безгә киптерелгән җимешләр һәм үләннәр ярдәмгә килә.
Мәсәлән, юкә чәчәге кушылган төнәтмә бик файдалы. Аны ясау ысулы: кәстрүлдә 6 стакан суда гөлҗимешнең 10 җимешен, 8 күрәгә, 100 гр чамасы йөземне бергә пешереп алырга кирәк. Пешкәч, кәстрүлне уттан алып, төнәтмәгә дарчин (корица) таякчыгы, бер чеметем юкә чәчәге, 3 бөртек канәфер (гвоздика) салып, кәстрүл капкачын ябып бергә төнәтергә.
Әлеге эчемлекне йоклар алдыннан эчәргә. Салкын тигән булса, ул тизрәк терелергә ярдәм итәр. Яхшырак нәтиҗәгә ирешү өчен, авырган вакытта мондый эчемлекне көн саен кабул итәргә кирәк. Билгеле булуынча, юкә чәчәге гриппка һәм салкын тиюгә каршы көрәшергә ярдәм итә.