Кәбестәле пилмән рецепты

10 ноября 2023 г., пятница

Бүген без Сезгә кәбестәле пилмән (вареники) рецептын тәкъдим итәбез.

Эчлекне 1 кг кәбестә, 300 гр суган, 500 гр ак гөмбә яисә шампиньон гөмбәсе, 100 мл үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч белән ясыйлар.
Башта камыр басып, пленка астына 20 минутка куярга кирәк.

Эчлекне ясау өчен суганны шакмаклап турап, майда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Шуңа эре итеп туралган гөмбәне, вак туралган кәбестәне салырга. Тоз һәм борыч сибеп, 10 минут пешерергә һәм суытырга.

Камырны юка итеп җәяргә, түгәрәкләр кисәргә. Һәркайсына эчлек салып, кырыйларын бөгәргә.

Кәбестәле пилмәнне кайнап торган суда 4 минут пешерергә.

Өстәлгә ак май яисә каймак белән бирергә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International