Ташкабак – иң гипоаллерген продуктларның берсе, шуңа күрә күп кенә ата-аналар аны сабыйлары өчен беренче ризык сыйфатында куллана. Әмма бу - яшелчәнең бердәнбер өстенлеге генә түгел.
Ташкабакның төп кыйммәте - җиңел үзләштерүчәнлек. Бу - түбән калорияле азык. Әгәр аны грильдә, парда яисә духовкада әзерләсәң, ул үзенең диетик үзлекләрен саклый.
Ташкабакның барлык сортлары да файдалы, аның сафлыгы мөһим фактор булып тора. Яшелчәнең йомшагында организмның төрле системаларының нормаль эшенә ярдәм итә торган файдалы матдәләр бар. Бу бакча культурасында коллаген эшләп чыгаруга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта торган аскорбин кислотасы бар. Ташкабакта шулай ук организмны агулы кушылмалардан чистартучы, тән тиресен яхшыртучы һәм кандагы холестеринны киметүче матдәләр – пектиннар бар.
Ашкайнату системасы авырулары булганда, пешерелмәгән ташкабакны бик сак кулланырга кирәк: клетчатканың күплеге сәбәпле, яшелчәнең йомшагы ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра. Бөер авырулары вакытында аны артык кулланырга киңәш ителми. Аның каравы, шикәр чире вакытында рационга кертергә була. Ташкабакта булган углеводлар глюкоза микъдарының “уйнавын” китереп чыгармый.
Маринадланган ташкабаклар файдалы үзлекләрен югалта. Тоз, шикәр һәм аш серкәсенең күп булуы сәбәпле, алар йөрәк-кан тамырлары системасына, бөер һәм бавырга начар йогынты ясый.