Дөрес туклану акыл эшчәнлегенә ярдәм итә

17 ноября 2023 г., пятница

Кеше баш миенең өчтән бер өлеше майдан тора. Баш миенең нормаль эшчәнлеге өчен омега-3 кислоталары кирәк. Алар хәтергә уңай тәэсир ясый, Альцгеймер чире пәйда булу куркынычын киметә, күзәнәкләр картаюын акрынайта.
Омега-3 балыкта бар. 

Мәсәлән, сөләйман балыгы, селедка һәм семгада. Әчтерхан чикләвеге исә Омега-3тән башка, А, Д һәм Е витаминнарына бай. Алар нейрон бәйләнешләренең көйле эшчәнлеге һәм импульслар тапшыру өчен җавап бирә.

Тикшеренүләр А витамины дефициты гиппокамп - мидәге өйрәнү үзәге -функцияләренең начараюына китерүен исбатлаган. Рационны бу витаминга баетканда ул ике көн эчендә орган эшчәнлеген көйләп җибәрә һәм аның функцияләрен тергезә.

Үсемлекләр төсе өчен җаваплы биофлавоноидлар һәм антиоксидантлар организмдагы әчү процессларын туктата. Шуңа да табиб-диетологлар караңгы төстәге җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Мәсәлән, кара җиләк һәм кара бөрлегән. Бу җимешләрдәге файдалы матдәләр баш миендә кан әйләнешен яхшырта, димәк, баш өянәген (инсульт) кире кагарга ярдәм итә.
Баш миенә файдалы булган рационда цинк, магний һәм бакыр булырга тиеш. Бу микроэлементлар кабак төшендә бар.
Альцгеймер авыруы булганда баш миендә бакырны юк итүче агулы аксымнар җыела.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International