Каз өмәсе - татарларның борынгы йола бәйрәме. Аны һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрәләр.
Ярдәмгә чакырылган яшь кыз туганнар һәм күршеләр иртәдән алып көн уртасына кадәр кызык сүзләр сөйләшеп, җырлар җырлап, каз-үрдәк йолкыйлар, эчләрен чистарталар.
.jpg)
Аннары кызлар чистартылган каз түшкәләрен, 2-3 әрләп көянтәләргә элеп, чишмә буена чайкарга алып китәләр. Аларга балалар һәм еш кына матур итеп киенгән егетләр төркеме белән гармунчы да килеп кушыла.
Киләсе елга да казлар күп булсын өчен, алар чишмәгә казлар шикелле каңгылдашып баралар, ә казлар йөри торган сукмакка каз каурыйларын сибәләр.
Кызлар әйләнеп кайтуга, йорт хуҗабикәсе табын әзерли: каз мае белән майланган коймак һәм чәй белән сыйлый. Ә кичкә каз һәм үрдәк итеннән, эч-башларыннан пешерелгән ризыклар (каз шулпасы, баш-аяк бәлеше) әзерләнә, өмәдә катнашучылар ашка чакырыла.
.jpg)
2 нче декабрьдә Мәскәүдә узган “Татарстан Республикасы көне” ндә Татпотребсоюз экспозициясендә “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле әлеге милли йола бәйрәменең фрагментларын күрсәтте. Бәйрәмгә килгән кунаклар Каз өмәсе күренешен кызыксынып һәм сокланып карадылар.
Моннан тыш, Каз өмәсе күренешен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарына кергән "Сүнгән йолдызлар" (авторы - К. Тинчурин) спектаклендә дә күрергә мөмкин.