Балан пирогы
Бодай оны – 250 г
шул исәптән камыр җәю өчен – 25 г
Су – 55 мл
Ак май – 210 г
Разрыхлитель – 10 г
Шикәр комы – 55 г
Тоз – 1 г
Камырның массасы: 540 г
Балан – 210 г
Шикәр комы – 300 г
Су – 300 мл
Арыш ипие – 40 г
Эчлекнең массасы: 650 г
Чыгышы: 1000 г
Суга эретелгән ак май, тоз, шикәр, разрыхлитель салып, барысын бергә болгаталар. Аннары он салып, йомшак камыр басалар һәм 20–30 минут ял иттерәләр.
Әзер камырны ике өлешкә бүләләр. Зуррак өлешен 3–4 мм калынлыкта җәеп, майлы табага куялар һәм эчлекне салалар. Калган камыр җәеме белән өстен каплап, кырыйларын матурлап ябыштыралар һәм 200 °С температурада 30 минут пешерәләр, аннары суыталар.
Эчлек өчен: суга шикәр салып кайнатып чыгаралар һәм, шикәр эрегәнче, сүрән утта тоталар. Әзер ширбәткә балан салып, куерганчы пешерәләр, шуннан соң угычта вакланган ипи өстиләр.
Балан пирогын өлешләргә бүләләр һәм, тәлинкәләргә салып, чәй янына чыгаралар.
Рецепт Сарман муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.