Бәрәңге (кәбестә) тәкәсе

9 января 2024 г., вторник

Бәрәңге (кәбестә) тәкәсе

Тәкә – эченә нинди дә булса яшелчә яки җиләк-җимеш салып ясалган камыр ашы. Читләрен чеметеп, бөрмәләп ябыштыргач, тәкә мөгезен хәтерләткән бизәк килеп чыга. Мөгаен, ризыкның исеме шуннан килеп чыккандыр.

Рецепт авторы – Әлфия Заһретдинова (Әгерҗе шәһәре).

 

Ингредиентлар:

Бодай оны – 450 г

Кефир – 200 г

Үсемлек мае – 125 г

Тоз – 2 г

Чәй содасы – 1 г

Камырның массасы: 700 г

Бәрәңге – 600 г

яки башлы кәбестә – 550 г

Тоз – 6 г

Төелгән кара борыч – 0,5 г

Эчлекнең массасы: 500 г

Чыгышы: 100 г, 10 данә

 

Кефирга үсемлек мае, тоз, сода, он кушып, йомшак итеп камыр басалар, аны 30–40 минут ял иттерәләр.

Баскан камырны 70 г кисәкләргә бүлеп, диаметры 12 см булган җәймәләр җәяләр, бу җәймәләрнең уртасына 50 г эчлек салалар һәм кырыйларын уртага җыеп, буйдан-буйга бөрмәләп ябыштыралар. 200 °С кадәр җылытылган духовкада, алтынсу төскә кергәнче, 30 минут чамасы пешереп алалар.

Бәрәңге эчлеген ясау өчен: әрчелгән бәрәңгеләрне шакмаклап турыйлар һәм салкын су белән чайкыйлар.

Кәбестәдән эчлек ясау өчен: кәбестәне ваклап турыйлар һәм тоз белән уалар. Тәкәне формалаштырыр алдыннан, эчлеккә тоз, борыч салалар.

Әзер тәкәләрне аркылыга кисеп, эчлеген өскә каратып куялар, эретелгән кайнар ак май сибеп, бер-берсе өстенә өяләр. Табынга кайнар килеш бирәләр.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International