Каклаган каз белән борчак ашы

11 января 2024 г., четверг

Каклаган каз белән борчак ашы

Күчмә тормыш алып барган заманнарда татарлар ризыкларны озак бозылмаслык итеп әзерләргә тырышкан. Татар кухнясының затлы ризыгы саналган каклаган ит ерак сәфәрләр өчен уйлап чыгарылган да инде. Ат өстендә йөрүче җайдаклар чи итне ияр астына куйганнар, атта йөргәндә бу ит ат җылысы һәм кайнар кояш тәэсиреннән тыгызланган.

Мул булып җәйрәп яткан су киңлекләре халыкны кош ите белән тәэмин иткән. Кош түшкәләрен, бөтен килеш тозлап, чормаларда саклаганнар. Шул рәвешле татарларның данлыклы деликатесы – «каклаган каз» барлыкка килгән.

Каклаган каз, гадәттә, бәйрәм табынына чыгарылган, кыйммәтле күчтәнәч булып саналган. Бу матур традиция хәзер дә саклана. Әйтик, туйда яшь парларга һәрвакыт парлы каклаган каз бүләк итәләр. Аны бәйрәм табынында шаян теләкләр тели- тели өләшәләр. Кияүгә: «Хәзер син – баш кеше, сиңа каз башы!», кәләшкә: «Сиңа муены, исеңдә тот: муен кая борса, баш шунда борыла», – диләр.

Каклаган итне ашлар һәм икенче ризыклар әзерләгәндә дә кулланалар, андый ашлар бик тәмле һәм хуш исле була.

 

Ингредиентлары:

Каклаган каз – 125 г

Кабыгыннан әрчелгән борчак – 60 г

Бәрәңге – 185 г

Кишер – 25 г

Башлы суган – 25 г

Ак май – 20 г

Су – 660 мл

Чыгышы: 1000 г

 

Әзерләү тәртибе:

Алдан әзерләнгән казны вак кисәкләргә турыйлар, өстенә салкын су салалар һәм кайнатып чыгаралар. Шулпага бүрттерелгән борчакны салалар, күбеген җыя-җыя, 30–40 минут пешерәләр. Пешеп чыгарга 15–20 минут кала, ашка шакмаклап туралган бәрәңге һәм кишер, майлы табада кыздырып алынган суган һәм борчак борыч салалар. Пешеп чыгарга 5 минут кала, тоз өстиләр.

Каклаган каз белән борчак ашын кайнар килеш бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International