Татлы бәлеш

16 января 2024 г., вторник

Татлы бәлеш

Татлы бәлешне гадәттә дөге һәм кипкән җиләк- җимештән пешерәләр, ләкин республикабыз районнарында әлеге мич ашының төрле вариантларын очратырга мөмкин. Бу төрлелек хуҗабикәләрнең фантазиясенә һәм зәвыгына бәйле.

Татлы бәлеш бәйрәм ризыгы булып санала. Аны зур итеп пешерәләр һәм камырдан ясалган төрле бизәкләр белән матурлыйлар. Бәлеш аеруча тәмле булсын өчен, камырын юка һәм нәфис, ә эчлеген мул итәләр.

 

Ингредиентлары:

Бодай оны – 340 г

Сөт – 135 мл

Катык – 55 г

Үсемлек мае – 55 г

Шикәр комы – 35 г

Тоз – 2 г

Чәй содасы – 0,3 г

Камырның массасы: 520 г

Карабодай ярмасы – 150 г

Дөге – 150 г

Йөзем – 120 г

Күрәгә – 120 г

Алма – 120 г

Шикәр комы – 90 г

Ак май – 95 г

Эчлекнең массасы: 830 г

Чыгышы: 1000 г

 

Әзерләү тәртибе:

Сөткә катык, май, шикәр, тоз, сода һәм он кушып, йомшак камыр басалар һәм 15–20 минут ял иттерәләр.

Әзер камырны ике өлешкә бүләләр. Зурысыннан 4–5 мм калынлыкта җәймә ясап, майлы табага куялар. Уртасына эчлек салалар, ә эчлек өстенә йомшартылган ак май кисәкләре тезеп, өстен кечерәк камыр җәймәсе белән томалыйлар һәм кырыйларын матурлап бөрәләр. Бәлешне духовкада (беренче 15–20 минутын 220 °С температурада, ә калганын 180 °С температурада) 40 минут пешерәләр.

Эчлек өчен: пешкән карабодай белән дөгене, парландырылган йөземне, туралган күрәгә, чистартылган һәм шакмаклап туралган алманы шикәр белән кушып болгаталар.

Татлы бәлешне, өлешләргә кисеп, чәй янына кайнар килеш бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International